«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә «Алексеевскдорстрой» ААҖ дә кушылды.
Шушы көннәрдә оешма вәкилләре Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Хәйрия ярдәме белән барлык тартмалар да стационар учреждениегә тапшырыр алдыннан җентекләп дезинфекцияләнде.