Баулы интернат-йорты карамагындагыларга гигиена кагыйдәләренең мөһимлеге турында сөйлиләр

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Гигиена – кешеләрнең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган мөһим факторларның берсе. Бу мәсьәләдә хәбәрдарлыкны арттыру өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк. Моңа Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә ышана. Нәкъ менә шуңа күрә фельдшер З.Ш. Гайфуллина көн саен социаль хезмәт алучылар белән шәхси гигиена турында дәрес үткәрә.

Бүген, учреждение үзизоляция режимында булганда, яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау чараларына аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International