#МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында Буа районында 168 дүрт балалы гаилә азык-төлек ярдәме алачак.
Татарстанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла.
Һәр азык-төлек җыелмасына озак саклана торган продуктлар кергән: карабодай, дөге, шикәр, токмач, балык һәм ит консервлары, көнбагыш мае һ.б.
Азык-төлек ярдәме Татарстанның күп балалы гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу аларга азык-төлек артыннан өйдән чыгуларын минимальләштерергә һәм яңа коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Ярдәм алу өчен, гаиләләргә бернинди өстәмә гаризалар да бирергә кирәк түгел.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хәйрия ярдәме алучылар исемлеге билгеләнгән инде – бу дүрт бала тәрбияләнүче гаиләләр. Андыйлар республикада 3 437 гаилә.
Гаиләләргә азык-төлек тартмаларын «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте волонтерлары китерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия инициативасы республика президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм COVID-19 пандемиясе чорында гражданнарның аеруча мохтаҗ категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү чараларына керә.