Алабуга интернат-йортында 1 нче Май демонстрациясе узды

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр май бәйрәмнәре һәм үзизоляция вакытында моңсуланып утырмый. Өлкән кешеләр бергәләп актив яшәү рәвеше алып баралар, шуңа күрә аларның интернат-йортта 1 нче Май демонстрациясе үткәрү тәкъдиме учреждение хезмәткәрләре тарафыннан хупланды.

Хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләрнең яшьлек чорының бәйрәм атмосферасын тудырырга тырышты. Моның өчен алдан ук кызыл косынкалар тектеләр, байраклар, кәгазь салфеткалардан чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International