Буа муниципаль районына да «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе килеп җитте. Азык-төлек тартмаларын бушатырга муниципаль хезмәтләр хезмәткәрләре һәм Буа районы волонтерлары ярдәм итте.
Акция кысаларында Буа муниципаль районында яшәүче 831 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
Акциядә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов та катнашты. Ул ялгыз яшәүче Рузия Басыйровага азык-төлек җыелмасын китерде. Шулай ук муниципалитет җитәкчесе Лариса Штыркина, Гүзәл Сәлимҗанова, Мөхәррәм Гайнуллин, Алсу Садыкова, Кристина Макарова гаиләләренә азык-төлек тартмалары тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.