«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең сайты һәм кайнар линиясе эшли башлады. Сайт ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм алырга, ә ярдәм итәргә теләүчеләргә моны эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда яшәүчеләрнең ярдәм чаралары турындагы барлык сорауларына 8 800 700 9205 номеры буенча кайнар линия белгечләре җавап бирергә әзер.
Татарстанлылар нинди ярдәм кирәклеге турында хәбәр итә алсын өчен, сайтта «Миңа ярдәм кирәк» дигән сервис эшли башлады. Үз проблемаңны җентекләп тасвирлап, кирәкле ярдәм төрен күрсәтеп, кыска анкета тутырырга кирәк.
Республика хәрәкәтенә кушылырга һәм башкаларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен сайтта хәрәкәттә катнашу мөмкинлеге бар. Үз гаризагызны «Кушылырга» кнопкасы аша җибәрергә мөмкин.
Гражданнар һәм бизнес субъектларына карата ярдәм чаралары турында тулы консультацияне «Миңа консультация кирәк» кнопкасына басып алырга мөмкин. Кулланучы тутырган анкета эшкәртелгәннән соң, белгечләр элемтәгә кереп, барлык сорауларга да җавап бирәчәкләр.
Татарстанлыларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен булдыру инициативасы Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплады. «Бүген ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырышучы битараф булмаган барлык кешеләргә бик рәхмәтле мин», – дип билгеләп үтте Президент.