Бүген иртән Балык Бистәсенә азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе белән фура килде. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүче 535 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
Тартмаларны бушатырга муниципаль хезмәт хезмәткәрләре һәм район волонтерлары булышты. Адресатларга азык-төлек җыелмаларын атна дәвамында китерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде.
