«Өмет яры» үзәге белгечләре үз карамагындагылар өчен битлек тектеләр

2020 елның 3 мае, якшәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар шартларында Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече О.Н. Барбарисова хезмәткәрләр өчен саклагыч битлекләр тегү буенча мастер-класс оештырды.

Чараның максаты – бүлек карамагындагыларны шәхси яклау чаралары белән тәэмин итү. Хәзер социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның күбесе үзизоляциядә, ә җәмәгать урыннарына чыкканда алар саклагыч битлекләр кияргә тиеш.

Мастер-класс кысаларында бүлек белгечләре тукыма битлекләре тектеләр һәм аларны социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга тапшырдылар. Бу битлекләрне күп тапкырлар кулланырга мөмкин. Моннан тыш, белгечләр пандемия вакытында үзизоляция режимын үтәү һәм куркынычсызлык чаралары буенча профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.

«Кешеләр коронавирус белән хәлнең бөтен җитдилеген аңларга тиеш», – дип ассызыклады белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International