Аксубайда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә башлыгы да кушылды

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Барлыгы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә Татарстанның 60 меңнән артык волонтеры, шулай ук хәйриячеләр, эре предприятиеләр һәм кече бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар һәм битараф булмаган татарстанлылар кушылды. Әлеге ярдәм чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча коронавирус пандемиясе чорында аеруча зыян күргән татарстанлылар өчен кертелгән.

Аксубай районында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында 550 азык-төлек җыелмасы бүленәчәк. Аларны тарату белән волонтерлар шөгыльләнә. Шушы көннәрдә аларга муниципаль район башлыгы Камил Гилманов та кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International