Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар линияләр эшен дәвам итә.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында кичә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә 29 комплект кайнар аш тапшырылды. Бүген, коронавирус пандемиясе чорында, мәшгульлек үзәге белгечләре эшсезлек буенча пособие сорап мөрәҗәгать иткән һәр татарстанлының гаризасын үз вакытында карау өчен кичкә кадәр эшли.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзизоляция чорында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Апрель аенда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кайнар линиясенә 103 мөрәҗәгать килеп иреште. Районның өлкән яшьтәге кешеләре азык-төлек, медикаментлар, беренче чиратта кирәк-яраклар китерүдә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла. #МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында дүрт балалы Татарстан гаиләләре азык-төлек ярдәме алачак.
Татарстан Республикасы ДОСААФ «Авиастроитель» СТК ҺБУ 8 хезмәткәр алдындагы гомуми 397,1 мең сумлык бурычын түләде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Спорт һәм скандинавия йөреше, учреждение территориясендә җәяү йөрү – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең яраткан шөгыльләре.
1 нче Май алдыннан Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның өйләрен һәм йорт яны территорияләрен җыештырдылар.
Бүген, 30 нчы апрельдә, «Япошка» кафесы вәкилләре һәм Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Без бергә» дигән акция уздырдылар.