Чистай районы башлыгы «Ярдәм янәшә!» акциясендә катнашты

2020 елның 2 мае, шимбә

Чистай районында волонтерлар азык-төлек пакетларын тараталар. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында барлыгы 1 622 азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары азык-төлек җыелмаларының дүрт этапта биреләчәге турында сөйләде, волонтерлар аларны адресатларның өйләренә китерәчәк.

Ярдәмне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән алты категория кешеләре алачак. Алар арасында – яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән сигез яшьтән өлкәнрәк балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр.

Моннан тыш, җыелмаларны опека буенча бурычлар түләүсез нигездә башкарылучы гаиләләр, ата-аналарының берсе алимент түләмәгән аз керемле гаилә балалары, үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләрнең балалары алачак.

Әлеге ярдәм чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән татарстанлылар өчен кертелгән. Акциягә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International