ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән республика реклама-мәгълүмати кампаниясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм район халкы белән тематик чаралар уздырыла.

Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Ата-аналар университеты» циклы кысаларында дәресләр дәвам итә. Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл аркасында алар дистанцион режимда, шул исәптән Zoom һәм WhatsApp мәйданчыкларында үткәрелә.

«Сәламәт булу модада» дигән дәресләр циклы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән дистанцион дәрес үткәрде.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Теләче муниципаль районында Социаль хезмәткәр көне уңаеннан тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлады.

8 нче июнь көнне Чистай районының «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворновна, район социаль яклау бүлеге мөдире Гүзәл Каюмова, попечительләр советы рәисе, Тимирясов исемендәге КИУның Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова, шулай ук «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән хезмәттәшләре булды.

Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 4,6 меңнән артык гаилә компьютер техникасы алган.

8 июньдә Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова психоневрология интернатында булды.

Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова Чистай муниципаль районында булды. Социаль хезмәткәр көне белән Энҗе Нияз кызы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләрен котлады.

8 июньдә билгеләп үтелгән Социаль хезмәткәр көнендә Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр приют хезмәткәрләре белән рольләрен алмаштылар һәм балалар үзидарәсе көне оештырдылар.

Дәвалау физкультурасы кабинеты – Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең яраткан урыны. Соңгы вакытта социаль хезмәт алучылар фитбол белән шөгыльләнүгә өстенлек бирәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International