«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре халыкка балалар өчен ышаныч телефоны турында сөйлиләр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән республика реклама-мәгълүмати кампаниясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм район халкы белән тематик чаралар уздырыла. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Интернет һәм социаль челтәрләрдә ышаныч телефоны турында мәгълүмат урнаштыралар.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды инициативасы һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре ярдәме белән 2010 елның 1 сентябрендә балалар өчен ышаныч телефоны эшли башлады. Менә инде 10 ел дәвамында бердәм 8 800 2000 122 номеры аша тәүлек буе балалар һәм өлкәннәрдән шалтыратулар кабул ителә. Ышаныч телефоны – ул квалификацияле психологик ярдәм алу һәм белгеч ярдәмендә катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International