«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр ничек социаль учреждение хезмәткәрләренә әйләнде

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 июньдә билгеләп үтелгән Социаль хезмәткәр көнендә Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр приют хезмәткәрләре белән рольләрен алмаштылар һәм балалар үзидарәсе көне оештырдылар.

Балалар рәхәтләнеп үзләрен остазлар ролендә сынап карадылар. Алар мөстәкыйль рәвештә көнлек план яздылар, һәр баланы аның бурычлары белән таныштырдылар. Балалар учреждение хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме турында да онытмадылар: плакатлар ясадылар, залны бизәделәр, үз куллары белән бүләкләр һәм грамоталар әзерләделәр. Мәдәни-күңел ачу программасы балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Яшь буын остазларын сөендерергә тырышкан арада, өлкәннәр куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен күзәттеләр.

«Үзидарә – бик мөһим тәрбия ресурсы, аның ярдәмендә тәрбиянең күп кенә юнәлешләренә йогынты ясарга мөмкин. Мондый чаралар балаларда җаваплылык тәрбияли һәм социаль активлыкны үстерә», – дип йомгак ясады чарага белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International