Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова Чистай муниципаль районында булды. Социаль хезмәткәр көне белән Энҗе Нияз кызы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләрен котлады.
Инде 40 көннән артык учреждение яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, үзизоляция режимында эшли һәм шул ук вакытта өлкәннәргә һәм инвалидларга тулы социаль хезмәт күрсәтүне дәвам итә. Министр урынбасары интернат-йорт хезмәткәрләренә батырлык, фидакарьлек һәм үз эшләренә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Э.Н. Нигъмәтҗанова учреждение хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.