«Игелек кыл» хәйрия акциясенең икенче этабы кысаларында «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары социаль хезмәткәрләрнең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырдылар. «Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы учреждениеләренең социаль-хезмәт өлкәсе хезмәткәрләренең өч гаиләсе планшет алды. Проектның икенче этабы кысаларында Дәүләт Советы депутатлары үз сайлау округларында шундый 14 гаиләгә гаджетлар тапшырачак», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Гөлнара Сәгыйтова Саба районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече булып эшли. Аның хезмәт стажы 23 ел тәшкил итә. Сәгыйтовлар гаиләсе 9 бала тәрбияли.
Социаль эш буенча белгеч булып эшләүче Зөлфия Вахитова гаиләсе 5 бала тәрбияли. Әгерҗе районыннан Илгизә Хәсәнова социаль-хезмәт өлкәсенә 30 елга якын тормышын багышлаган. Алар ире белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үсеп, таралышкач, алар опекага 8 баланы алалар, шуларның бишесе – инвалид балалар.
Хәйрия акциясе ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары тарафыннан оештырылды һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Беренче этап кысаларында гаджетларны биш һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләре алды.
Проектның өченче этабы кысаларында планшетлар биш һәм аннан да күбрәк бала, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче укытучылар гаиләләренә тапшырылачак.
Фото чыганагы: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте