Быел Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Социаль хезмәткәр көнен – үзизоляциядә билгеләп үттеләр.
Коллективның тантаналы җыелышында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры А.В. Костина хезмәттәшләрен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
«Социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм», – диелә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры А.О. Котяков хатында.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасының кунагы булды. Ведомство башлыгы онлайн-режимда республика халкының сорауларына җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова Алексеевск муниципаль районында булды.
Бүген Казанның Идел буе районындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге мактаулы кунакларны кабул итте. Социаль хезмәткәр көне уңаеннан учреждениедә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина булып кайттылар.
Бүген, 8 июньдә, социаль өлкә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр.
«Овощевод» ҖЧҖ 38 хезмәткәр алдындагы гомуми 358,66 мең сумлык бурычын түләде.
Чирмешән муниципаль районындагы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 2002 нче елда нигез салынган. Учреждениенең беренче җитәкчесе – Фаяголь Тәлгать кызы Гыйләҗева. Эш дәверендә ул тату һәм бердәм коллектив җыя алган.
Моннан 20 ел элек үз гомерләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган иң миһербанлы һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтү традициясенә нигез салынды. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, җан җылысы – бу сыйфатлардан башка бу һөнәр кешесен күз алдына да китереп булмый, чөнки социаль хезмәткәрләр алдында дәүләт һәм җәмгыятьнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү бурычы тора.