Чистай интернат-йорты Социаль хезмәткәр көне уңаеннан котлаулар кабул итте

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 нче июнь көнне Чистай районының «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворновна, район социаль яклау бүлеге мөдире Гүзәл Каюмова, попечительләр советы рәисе, Тимирясов исемендәге КИУның Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова, шулай ук «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән хезмәттәшләре булды.

Яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, 27 апрельдән башлап интернат-йорт үзизоляция режимында эшли. Якыннарын, туганнарын калдырып, учреждение хезмәткәрләре үзләрен тулысынча хезмәткә багышладылар. Инде 43 көн алар социаль хезмәт алучылар белән бергә интернат-йортта яшиләр һәм эшлиләр. 135 кеше бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, хезмәткәрләр көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар.

Үз эшенә бирелгән социаль тармак хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International