Социаль хезмәткәр көнендә Чистай психоневрология интернаты мактаулы кунак каршы алды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 июньдә Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова психоневрология интернатында булды.

Министрлык вәкиле учреждение хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды. «Социаль хезмәткәрләр – алыштыргысыз, киң күңелле һәм игелекле йөрәкле кешеләр», – дип билгеләп үтте министр урынбасары һәм һәркемгә дә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International