Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Ата-аналар университеты» циклы кысаларында дәресләр дәвам итә. Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл аркасында алар дистанцион режимда, шул исәптән Zoom һәм WhatsApp мәйданчыкларында үткәрелә.
9 июнь көнне бүлекнең социаль педагогы «Ата-аналарга 10 киңәш» дип аталган чираттагы онлайн-дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны тәрбияләү, үстерү һәм социальләштерү мәсьәләләрендә ата-аналарның компетенциясе дәрәҗәсен арттыру.
Дәрес барышында ата-аналар тәрбиянең 10 васыяте белән таныштылар, балалар белән аралашуда, тәрбия алымнарын куллануда үз хаталарын анализладылар.
Әлеге чара балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре өлкәсендә ата-аналарның социаль-педагогик компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.