Теләче районында социаль тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Теләче муниципаль районында Социаль хезмәткәр көне уңаеннан тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлады. Ул коллективка намуслы хезмәте, эшкә җаваплы карашы, аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук социаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының һәм Теләче муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды.

Һөнәри бәйрәм бик матур узды, рәхмәтле социаль хезмәт алучылар әзерләгән видеороликлар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International