Дәвалау физкультурасы кабинеты – Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең яраткан урыны. Соңгы вакытта социаль хезмәт алучылар фитбол белән шөгыльләнүгә өстенлек бирәләр.
Фитбол – ул фитнес өчен зур туп. Аны кулланып ясый торган күнегүләр комплексы шактый гади һәм хәрәкәт активлыгын озайтырга теләгән һәркемгә туры килә. Фитбол белән күнегүләрнең төп өстенлеге – алар аркага, умыртка баганасына һәм буыннарга минималь йөкләнеш бирә, ә бу өлкән яшьтәге гражданнар өчен бик мөһим.
Дәресләрдән соң социаль хезмәт алучылар арыганлык түгел, ә көч һәм дәрт тоя.