«Сәламәт булу модада» дигән дәресләр циклы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән дистанцион дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар катнашты.
Дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Балалар «Познавалов командасы» мультсериалының «Ачы төтен сере» мультфильмын карадылар һәм геройлар белән бергә кеше организмы буенча сәяхәткә киттеләр. Балалар үз күзләре белән тәмәке тартуның кешеләрнең сәламәтлеген ничек юк итүен күрделәр, организм төзелеше турында күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр.
Үткәрелгән дәрес үз сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивациясен формалаштыруга ярдәм итте.