ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 10 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 62 902 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 409 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,10 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 300 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә күбрәк.

11 июньдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. 

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен мини-викторина узды. Россия көненә багышланган әлеге чараны хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова үткәрде.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә моңа ышана. Нәкъ менә шуңа күрә учреждениедә хезмәт терапиясенә аерым игътибар бирелә.

9 июньдә Менделеевск муниципаль районында Zoom-очрашу форматында гражданнарны кабул итү оештырдылар. Әлеге чараның инициаторы – район социаль яклау бүлеге, ул элек тә күп балалы гаиләләр белән шундый очрашулар үткәргән иде инде.

Казан шәһәренең Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән «Куркынычсыз җәй кагыйдәләре» темасына онлайн-консультация үткәрде. Чараның максаты җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы күнекмәләрен формалаштыру иде.

Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Без көч куллануга һәм экстремизмга каршы» программасы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече дистанцион дәрес үткәрде.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Ольга Абалакова тәрбияләнүчеләр белән профилактик чара үткәрде. Балаларга кояш сугудан ничек сакланырга һәм бәхетсезлек очрагында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» ярдәмче программасы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе, ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән берлектә, «Куркынычсызлык трафаретлары» дигән арт-проектны тормышка ашыруда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International