ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау мәктәбе эшли. Программа өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын һәм башка затларны укытуны күздә тота.

11 июньдә Чистай психоневрология интернатында Россия көненә багышланган «Аҗаган» спорт уены узды. Чараның максатлары: гражданлык-патриотик тәрбия бирү, бер-береңә ярдәм һәм иптәшлек хисе формалаштыру.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт акылны саклыйбыз» дигән мастер-класс узды. Дәресне «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова үткәрде.

Җыелмаларны бушатуны волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары үз өстенә алды, аннары азык-төлек тартмаларын оператив рәвештә адресатларга җиткерә башладылар.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары тренинг элементлары белән, «Минем тату гаилә» дигән төркемле дәрес оештырдылар. 

12 июнь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм учреждениедә үзизоляциядә булган хезмәткәрләр белән «Патриотик тәрбия» программасы кысаларында әңгәмә үткәрделәр. 

12 июньдә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Наталья Самаркина спорт-күңел ачу чарасы үткәрде.

Чирмешән районы Казанка авылыннан Ольга Горбачева авыл җирендә яшәүче аналарга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләүнең йөзенче алучысы булды. Максим һәм Ольга гаиләсендә беренче бала туган, аңа Матвей дип исем кушканнар. Яшь гаилә 50 мең сум күләмендә акча алачак.

Сәламәтлек – һәр кешенең зур кыйммәте, ә сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау – ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинетында индивидуаль дәрес узды. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы бер кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International