Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт акылны саклыйбыз» дигән мастер-класс узды. Дәресне «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова үткәрде.
Белгеч социаль хезмәт алучыларга график сурәтләр ярдәмендә кулларны координацияләү һәм моның күзләр өчен файдасы турында сөйләде, реабилитантларга төрле күнегүләр белән бланклар тәкъдим итте. Чарада катнашучыларга геометрик фигураны кабатларга һәм шул ук вакытта аны чиратлап ике кул белән буярга кирәк иде. Мондый күнегүләр баш миенең эшчәнлеген активлаштыра һәм күз мускулларына яхшы тәэсир итә, шулай ук күз системасы эшен координацияләргә мөмкинлек бирә.
Чарада барлыгы дүрт кеше катнашты.