Югары Ослан интернат-йортында спорт бәйрәме узды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Сәламәтлек – һәр кешенең зур кыйммәте, ә сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау – ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.

Ял көннәрендә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар янә спорт мәйданчыгына җыелды. Чара башында шәфкать туташы Римма Гыйбадуллина чарада катнашучылар белән сәламәт яшәү рәвеше турында кечкенә генә әңгәмә үткәрде, ә аннан соң барысын да уенга чакырды. Спорт бәйрәме бик күңелле үтте, һәр катнашучы биремне дөрес итеп, кагыйдәләр буенча үтәргә тырышты. Елмаюлар – спорт чарасының уңышлы үтүе билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International