Тәтеш интернат-йортында Россия көнен спорт уены белән билгеләп үттеләр

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

12 июньдә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Наталья Самаркина спорт-күңел ачу чарасы үткәрде.

Очрашуда катнашучылар, социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр, ике командага бүленеп, төрле биремнәр башкардылар. Мавыктыргыч уеннардан соң чарада катнашучылар чәй табыны артына җыелдылар.

Чарада барлыгы сигез социаль хезмәт алучы һәм интернат-йортның тугыз хезмәткәре катнашты. Калганнар тамашачылар булды һәм командалар өчен җан аттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International