Психоневрология интернаты карамагындагылар спорт уенында катнашты

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

11 июньдә Чистай психоневрология интернатында Россия көненә багышланган «Аҗаган» спорт уены узды. Чараның максатлары: гражданлык-патриотик тәрбия бирү, бер-береңә ярдәм һәм иптәшлек хисе формалаштыру.

Социаль хезмәт алучылар командаларга бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр. Арыганлыкны җиңеп, алар бары алга бардылар һәм иптәшләренә ярдәм иттеләр. Барлык сынауларны да бик яхшы үтәп, катнашучылар күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International