«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр «Гаилә белеме» курсы белән танышалар

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары тренинг элементлары белән, «Минем тату гаилә» дигән төркемле дәрес оештырдылар. Чараның максатлары төркемдә позитив элемтә оештыру һәм катнашучыларны социаль әһәмияткә ия гаилә кыйммәтләренә юнәлдерү иде.

Уенда катнашучылар ике командага бүленделәр һәм бәхетле гаилә моделен булдырырга тырыштылар. Төрле ситуацияләрдә балалар ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек төзергә икәнен күрсәттеләр, шулай ук «Минем хыялымдагы йорт» дигән макет ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International