Балтач районына «Ярдәм янәшә!» акциясенең өченче траншы килде

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

12 июнь көнне Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә! Помощь рядом» хәйрия акциясенең өченче траншы килде. Республика акциясе кысаларында районның 505 кешесе азык-төлек җыелмалары алачак.

Җыелмаларны бушатуны волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары үз өстенә алды, аннары азык-төлек тартмаларын оператив рәвештә адресатларга җиткерә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International