Чирмешән районында авылда яшәүче әниләргә бирелә торган түләүнең йөзенче алучысын котладылар

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Чирмешән районы Казанка авылыннан Ольга Горбачева авыл җирендә яшәүче аналарга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләүнең йөзенче алучысы булды. Максим һәм Ольга гаиләсендә беренче бала туган, аңа Матвей дип исем кушканнар. Яшь гаилә 50 мең сум күләмендә акча алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның 1 нче гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителде. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңа 50 000 сум түләнә, әгәр ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса, 100 мең сум акча каралган. Шулай ук 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы бала туганда билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International