Алабугада президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәйрия акциясенең өченче этабы башланды.
Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Р.З. Вагыйзова һәм тәрбияче Л.К. Билалова тарафыннан «Әкият терапиясе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла.
«Ветеран белән якшәмбе көн» проекты кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм социаль хезмәткәр Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Григорьевич Гуськовның хәлен белештеләр.
Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бәйрәм чаралары, викториналар, спорт-күңел ачу уеннары һәм танып-белү әңгәмәләре үткәрелде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә декупаж техникасында декоратив тәлинкә ясау буенча ачык дәрес узды. Иҗади чараны комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова үткәрде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнарны хезмәт ярдәме белән тернәкләндерү максатыннан «А дан Я га кадәр үсемлекләр» түгәрәгенең индивидуаль дәресе узды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече А.Х. Кашапова яшүсмерләр өчен «Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм куркынычлар» дигән онлайн-дәрес үткәрде.
Билгеле булганча, 8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм уңаеннан Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә башкаларга ярдәм итүне тормышларының мәгънәсе иткән кешеләр турында сөйләделәр.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн санала.