«Салават күпере» комплекслы үзәгендә саклагыч битлекләр тегәләр

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинетында индивидуаль дәрес узды. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы бер кеше катнашты.

Дәрес вакытында түгәрәк кураторы Елена Крутякова җитәкчелегендә саклагыч битлекләр тектеләр. Түгәрәккә йөрүнең нәтиҗәсе – хезмәткә уңай караш, хезмәт сөючәнлек, куелган максатка ирешүдә үҗәтлек кебек мөһим сыйфатлар формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International