Алабуга районында Карау мәктәбе эшен дәвам итә

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау мәктәбе эшли. Программа өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын һәм башка затларны укытуны күздә тота. Мәктәп тыңлаучылары өчен карау буенча гамәли дәресләр үткәрелә, моның өчен тернәкләндерү җиһазлары һәм техник чаралары сатып алынды.

Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл аркасында барлык дәресләр һәм консультацияләр дистанцион режимда үтте, әмма бу айдан алып максатчан төркемнән сигез кеше дәресләргә социаль адаптация бүлмәсенә йөри. Шул ук вакытта барлык саклык чаралары да үтәлә, ә дәресләр 2-3 кешелек кече төркемнәрдә үткәрелә.

Алган белем һәм күнекмәләр авыруларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның адаптацияләнгән өй шартларында яшәү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International