12 июнь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм учреждениедә үзизоляциядә булган хезмәткәрләр белән «Патриотик тәрбия» программасы кысаларында әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучыларга дәүләт бәйрәменең барлыкка килү тарихы, аның гореф-гадәтләре, илдә һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында сөйләделәр. Очрашу ахырында «Россия калкулыклары» җырына флешмоб үткәрелде.