ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әтинең мәхәббәте – ул башка» дигән чара узды. Ул Әти көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференция режимында тармакның агымдагы сораулары буенча киңәшмә узды. Чарада министр Эльмира Зарипова катнашты.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ВИЧ-инфекцияне һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыралар. Аларда социаль хезмәт алучылар, шулай ук район халкы катнаша.

«Тәмле хикәяләр» түгәрәге кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр популяр ризык әзерләүне үзләштерергә булдылар. Педагог Наилә Шәйхуллина җитәкчелегендә балалар ролл әзерләргә өйрәнделәр.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» технологиясе тормышка ашырыла. Мәктәптә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтәләр.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне алдыннан Түбән Кама районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларны әлеге төзәтмәләр белән таныштырырга булдылар.

Социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру, ватанпәрварлык хисе тәрбияләү максатыннан Кама Аланы психоневрология интернатында спорт чаралары үткәрелде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова саф һавада «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә» дигән мәдәни-ял чарасы оештырды.

Кама Аланы психоневрология интернаты тәрбиячеләре А.Б. Мингалеева һәм И.В. Князбеева СПИДны профилактикалау чаралары кысаларында мәгълүмати стенд әзерләделәр.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«КамгэсЗЯБ» ҖЧҖ 416 хезмәткәр алдындагы гомуми 11,15 млн сумлык бурычын түләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International