Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мәскәү районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Уенчылар буыны» клубы оештырды. Клубта ведомствоара социаль патронатта торучы балигъ булмаган балалар катнаша.
Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Баулы муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Айгөл Сөләйманова социаль хезмәт алучылар өчен «Бала шәхесе үсешендә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең роле» дигән төркемле дәрес үткәрде.
15 июнь көнне «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» АКБО базасында «Маникюр буенча белгеч» программасы буенча төркем ачылды. Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча 12 эшсез граждан укуга кереште.
Узган шимбәдә Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Сабантуй бәйрәме узды. Чара учреждение территориясендә саф һавада узды.
Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дигән интерактив онлайн-дәрес үткәрде. Чара «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында оештырылды.
Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән республика реклама-мәгълүмат кампаниясе кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ярдәм янәшә» дигән СМС-акция уздырдылар.
«Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Сәламәтлек сукмагы» дигән метафорик тренинг үткәрде. Бу чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.
16 июнь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өй шартларында саклагыч битлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Дәрестә кечкенә социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Үзара аңлашырга өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе уздырылды. «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында оештырылган чарада социаль адаптацияләүдә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар катнашты.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр режимыннан этаплап чыгуга карамастан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшен дәвам итә.