«Астра» тернәкләндерү үзәгендә саклагыч битлекләр ясау буенча дәрес узды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

16 июнь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өй шартларында саклагыч битлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Дәрестә кечкенә социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашучыларга битлек ясауның иң гади ысулын – салфеткадан ясауны күрсәттеләр. Аннары мастер-класста катнашучылар саклану чараларын мөстәкыйль рәвештә эшләп карадылар.

Ахырда олыларга һәм балаларга яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International