«Шәфкать» үзәгендә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең шәхес үсешендәге роле турында сөйләштеләр

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Баулы муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Айгөл Сөләйманова социаль хезмәт алучылар өчен «Бала шәхесе үсешендә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең роле» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – ата-аналар һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең балаларда эмоциональ сфераны формалаштыруда ролен күрсәтү.

Белгеч ата-аналарны яшүсмернең эмоциональ-психологик хәле турында уйланырга чакырды, алар белән аралашуны җиңеләйтүче кайбер кагыйдәләр һәм алымнарга өйрәтергә тырышты. Дәрес ахырында катнашучыларга «Гаиләдә яшүсмер» дигән мәгълүмати буклетлар һәм «Баланы тәрбияләүнең 10 кагыйдәсе» дигән белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International