Дәрвишләр балалар интернат-йортында Сабантуй билгеләп үттеләр

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Узган шимбәдә Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Сабантуй бәйрәме узды. Чара учреждение территориясендә саф һавада узды.

Тәрбиячеләр балаларны үзләренең театраль һәм иҗади сәләтләре белән сөендерделәр. Балалар үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар: биеделәр, кызыклы конкурсларда, ярышларда, флешмобларда катнаштылар.

Сабантуй батыры Сергей Терочкинга төп бүләк – велосипед тапшырылды. Калган балалар да конкурсларда һәм ярышларда катнашкан өчен күчтәнәчләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International