Казанның Мәскәү районында кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен клуб оештырылды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мәскәү районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Уенчылар буыны» клубы оештырды. Клубта ведомствоара социаль патронатта торучы балигъ булмаган балалар катнаша.

Әлеге берләшмә 7-11 яшьлек балаларның җәйге каникуллар вакытында альтернатив ялын оештыру, балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан оештырылган.

Клуб ачылган көнне катнашучылар бер-берсе белән таныштылар, аларга психологик күнегүләр һәм уеннар ярдәм иттеләр. Соңыннан катнашучылар «Дуслык салават күпере» дигән коллектив эш башкардылар, интерактив уеннар уйнадылар. Беренче көн сәяхәте сенсор бүлмәсендәге дәрес белән тәмамланды.

Психологик-педагогик дәресләр циклы, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, индивидуаль һәм төркем формасында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International