Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чара оештырдылар

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дигән интерактив онлайн-дәрес үткәрде. Чара «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында оештырылды.

Дәрестә катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр, аның төп өлешләрен формалаштырдылар. Психоактив матдәләрнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында сөйләшүгә аерым игътибар бирелде.

Шулай ук балигъ булмаган балалар викторинада катнаштылар, табышмаклар, анаграммалар чиштеләр, онлайн-зарядка ясадылар. Дәрес иҗади мастер-класс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International