ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Ләйсән Җиһангирова «Спорт барлык кешене берләштерә» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

26 июньдә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә тематик чара үткәрделәр. Ул онлайн-режимда WatsАpp мессенджеры ярдәмендә узды.

16 июньдә граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль әһәмиятле проектлар һәм кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү өчен махсус конкурс старт алды.

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Без СПИДка каршы» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чараны шәфкать туташы О. Комарова оештырды.

3 нче июньнән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә индивидуаль формада социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эш башланды. Чаралар үткәргәндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гражданнарның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы буенча барлык чараларны да үтиләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сезне балигъ булмаганнарны вакантлы яки махсус булдырылган эш урыннарына вакытлыча эшкә урнаштыру эшендә актив катнашырга чакыра.

2020 елның 17 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 65 042 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 140 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,20 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 1 240 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 кешегә кимрәк.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 16 июньдә Чистай психоневрология интернаты психологы Наталья Степанова «Милләт хәзинәләре» дигән интеллектуаль-иҗади уен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International