Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр режимыннан этаплап чыгуга карамастан, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшен дәвам итә.
Район халкыннан шалтыратулар көн саен иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр кабул ителә.
Июнь аенда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Югары Ослан районының алты торак пунктына дарулар илттеләр инде. Гражданнарга барганда барлык саклык чаралары да үтәлә, социаль хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары кия. Шулай ук хезмәткәрләр COVID-19 таралуын профилактикалау буенча әңгәмәләр һәм инструктажлар үткәрәләр.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткән һәр өлкән яшьтәге кеше белгечләргә игътибар һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.