Зәйдә эшсезләр төркеме яңа һөнәр үзләштерә

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

15 июнь көнне «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» АКБО базасында «Маникюр буенча белгеч» программасы буенча төркем ачылды. Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча 12 эшсез граждан укуга кереште.

Дәресләрне югары квалификацияле маникюр остасы Екатерина Кисаева үткәрә. Укыту дәвамында курсларны тыңлаучылар маникюр эшләре технологиясе, клиентларга консультация бирүнең заманча технологияләре белән танышачак. Бу курс укучыларга кыска вакыт эчендә маникюрлык нечкәлекләрен белергә һәм матурлык осталары сафларын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International