Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән республика реклама-мәгълүмат кампаниясе кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ярдәм янәшә» дигән СМС-акция уздырдылар. Телефон элемтәсе аша социаль хезмәтләр алучыларга ашыгыч психологик ярдәм хезмәте логотибы белән белешмәлекләр һәм ышаныч телефоны эшенең принциплары турында кыска видеороликлар тараттылар.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү яонды тарафыннан эшләнгән мәгълүмати роликлар ата-аналарга һәм балаларга ышаныч телефонының нинди максатлар һәм бурычларны эзәрлекләве турында мәгълүматны мөмкин кадәр ачык һәм аңлаешты итеп җиткерергә ярдәм итә. Җавапларында социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләргә файдалы акция өчен рәхмәт белдерделәр.