«Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Сәламәтлек сукмагы» дигән метафорик тренинг үткәрде. Бу чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.
Тренинг барышында балалар кызыксынып «Сестрица Аленушка и братец Иванушка» әкиятен карадылар, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, сәламәтлекне саклау өчен, бер минутлык теләкләрдән баш тарта белү мөһим.
«Баш тартырга өйрәнәбез» дигән практик күнегү балаларга начар тәкъдимнән баш тартырга өйрәнергә булышты. Үткәрелгән дәрес алкоголь, тәмәке һәм башка тыелган матдәләр куллануга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.