Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Үзара аңлашырга өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе уздырылды. «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында оештырылган чарада социаль адаптацияләүдә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар катнашты.
Тренинг барышында бүлек психологы катнашучыларга «Хәрәкәтләрне кабатлау», «Бип», «Вавилон башнясы» күнегүләре тәкъдим итте, алар коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә, социаль адаптацияләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Психолог фикеренчә, мондый тренинг дәресләре балигъ булмаганнарның шәхси ресурсларын ачуга ярдәм итә.