Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар»ның икенче этабын уздыру кысаларында Ульянково авылындагы 3нче социаль участокның балалар мәйданчыгында «Безнең белән эшлә, безнең кебек эшлә, бездән яхшырак эшлә!» дигән чираттагы спорт эстафетасын оештырдылар.
«Исток-Башлангыч» үзәгендә Лилия Гобәйдуллина «Балалар ышаныч телефоны – синең дустың» акциясен үткәрде.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эше дәвам итә. Кайнар линия телефонына өлкән гражданнардан азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча шалтыратулар килә.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында сугышның дүрт аяклы геройларына – этләргә багышланган клуб сәгате узды.
10 нчы июльдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре милли бәйрәм –Сабантуй үткәрделәр. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Гүзәлия Вәлиева «Безнең тату гаилә» исемле чара үткәрде.
Владимир Потанинның хәйрия фонды Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмаларын «Эффектив филантропия» хәйрия программасының «Коммерцияле булмаган оешмалар. Эджайл технологияләре» номинациясендә «Уртак эш» бәйгесендә катнашырга чакыра.
10 июль көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Барлык һөнәрләр дә бик мөһим» дип исемләнгән дәрес узды. Чара сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Дүрт дәгъвачыдан комиссия ике авторны сайлап алды, алар 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак.
Кичә «Өмет яры» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үз карамагындагыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Үзәк каршындагы бизәлгән мәйданда Менделеевскиның җиде гаиләсе очрашты.